Меню
Сообщения с форума
Роль дидактических игр в обучений детей татар родному языку |
Дидактик уеннарның актуальлеге. Татар балалары өчен рус теле, ана теле һәм рус, башка милләт балаларына татар теле өйрәтү өчен яңа укыту методика комплектлары (УМК) булдырылды. Чөнки Татарстан республикасының Мәгариф министрлыгы тарафыннан мәктәпкәчә яшьтәге балаларның ике телне дә өйрәнүләре мөһим бурыч итеп куелган. Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләрендә балаларны рухи яктан бай, физик яктан сәламәт итеп үстерү төрле юллар белән тормышка ашырыла. Шулай да, әһәмиятле чара булып – уеннар тора. Уен ярдәмендә балаларда зирәклек, оешканлык, коллективта үзеңне тота белү, җитезлек кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә. Баланың кызыксындыруын көчәйтә, уенны җанландыра, ихтыяр көчен, зирәклеген үстерә, билгеле бер максат куеп эшләргә өйрәтә. “Туган телдә сөйләшәбез” УМКсы буенча эшчәнлек оештырганда дидактик уеннар куллану бик кулай метод. Бу уеннарны шулай ук тәрбиячеләр төркемнәрдә өйрәнгән материалны ныгыту өчен куллана алалар. Дидактик уеннар - балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе. Баланың сөйләм телен, сүз байлыгын, хәтерен, иҗади фикер йөртүен, игътибарын үстерә, мөстәкыйльлеген арттыра, бер- береңне тыңлый, ишетә белү сыйфатларын тәрбияли. Бу уеннар аша балаларга акыл тәрбиясе бирүнең дә роле зур. Уен вакытында баланың сөйләме үсә, сүз байлыгы арта. Чөнки бала бу чакта күпләр белән бәйләнешкә керә, яңадан-яңа сүзләр ишетә һәм үзе дә аларны куллана. Максат: “Туган телдә сөйләшәбез” УМКсы буенча дидактик уеннар кулланып баланың сөйләм телен камилләштерү. Бурычлар: 1.Балаларның көнкүрештә, табигатьтә, җәмгыятькә кагылышлы сүзләр исәбенә сөйләмнәрен баету, сүз һәм сүзтезмәләрне төрле ситуацияләрдә кулланышка кертергә өйрәтү. 2.Мөстәкыйль фикер йөртергә күнектерү. 3.Сөйләм әдәбе кагыйдәләре тәрбияләү. Дидактик уеннар гадәттә 3 төп төргә бүленәләр : 1) Предметлар һәм табигый материаллар белән уеннар; 2) Өстәл уеннары; 3) Сүзле уеннар. Предмет белән уеннар вакытында уенчыклар һәм реаль предметлар кулланыла. Уен вакытында бала предметларны чагыштырырга, охшаш һәм аерым якларын ачыкларга өйрәнә; предметларның үзенчәлекләре: төсе, зурлыгы, формасы, сыйфаты белән таныша. Соңыннан уенның эчтәлеге катлауландыра. Баланы әйләнә-тирәдәге предметлар белән таныштырганда аның сөйләмен үстерүгә дә әһәмият бирергә кирәк. Предметлар, аларның исемнәре белән таныштыргач, сүзле уеннарда шул исем-атамаларны төрле вариантта куллану отышлы. Андый уеннар бала аңында сүзнең мәгънәви эчтәлеген киңәйтә, төрле сүзтезмәләр төзи белергә өйрәтә. Мәсәлән, “Нәрсә нинди була?” дигән уенны алыйк. “Нәрсә биек була?” дигән сорауга бала: агач, багана, кеше дип җавап бирә. Шунда ук чагыштыру ясарга да мөмкин. “Кайсы биегрәк- агачмы, әллә кешеме?”-дияргә була. Мондый вакытта бала чагыштыра, гомумиләштерә белергә өйрәнә, “биеклек” сүзенең абстракт мәгънәсен аңлый башлый. Сүзле уеннар тәрбия чарасы буларак отышлы, чөнки алар барышында күмәклек, дуслык, игътибарлылык, ярдәмләшү кебек матур сыйфатлар, шулай ук бала күңелендә туган телне, халкыбызның үткәнен, гореф- гадәт, йолаларын ихтирам итү, үз милләте белән горурлану хисләре тәрбияләнә. Сүзле уеннарның шигырь калыбына салынган булуы балаларда эстетик зәвык тәрбияли, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерергә ярдәм итә. Дидактик уеннар белән җитәкчелек итү зур педагогик осталык таләп итә. Ул 3 төрле юнәлештә алып барыла: дидактик уенга әзерлек, уенны үткәрү һәм анализ. Уенны башлаганчы, балаларда уйнау теләге, кызыксындыру тудырырга кирәк. Моңа төрле алымнар белән, мәсәлән, табышмаклар, санамышлар, сюрпризлар кулланып ирешергә була. Табигый материаллар белән уеннар да балаларда кызыксыну, уйныйсы килү теләге уята. Үсемлек орлыклары, яфраклар, чәчәкләр, төрле ташлар - барысы да уеннар оештырганда кулланыла. “Бу кайсы агачтан?”; “Бизәкне төзе”, “Яфракларны зурлыклары буенча урнаштыр” һ.б. уеннарын прогулка вакытларында уйнатырга була. Дидактик уеннар аша бала күп яңа информация ала. Аз әзерлекле, актив булмаган балалар башта уенны читтән генә күзәтәләр “Болельщик” ролендә булалар, әкренләп уенга катнашып китәләр. Әгәр дә уеннарда ярыш элементлары керсә, мәсәлән, “Кем күбрәк сүз әйтә”, “Кем беренче” уеннарында, аларга йомгак ясаган вакытта аеруча игътибарлы, гадел булырга кирәк. Бу очракта җиңүчене билгеләгәндә фишкалар куллану бик уңай. Балаларның психологик үзенчәлекләрен истә тотып, уен эшчәнлеген оештыруда берничә төп юнәлешне күрсәтәбез: -Баланың фикерләү, күзаллау сәләтен үстерү; -Уенны баланың һәр төр эшчәнлегенә, режим моментларына кертү; -Һәр баланың характерын, шәхси мөмкинлеген, теләген истә тоту. Балаларның уенын оештыруда педагогларга берничә файдалы киңәш тәкъдим итәбез. 1.Уенны башка шөгыль белән алыштырырга тырышмагыз. 2.Уенны бала тормышының барлык өлкәләрендә дә кулланыгыз. 3.Бала сезне уенга чакырса, шатланыгыз, димәк ул сезне үз итә һәм сезгә ышана. 4.Бала белән уйнаганда, үзегезнең олы кеше икәнлегегезне онытыгыз. 5.Уен кагыйдәләрен бозган балага тынычрак карарга тырышыгыз. 6.Уен вакытында рольләрне көчләп такмагыз. 7.Чираттагы эш көненә әзерләнгәндә, һәр яңа уенның балага иң яхшы бүләк икәнен исегездән чыгармагыз! Уйный –уйный белем алганда, телдән үзләштерә торган материал җиңел ныгытыла һәм мавыктыргыч була, баланың күзәтүчәнлеге арта. Тик әлеге эш төрен оештырганда, баланың яшь үзенчәлеген истә тотып, аны эшчәнлектә, режим вакытларында урынлы куллану мөһим.
1. Серле сандык. Серле кәрзин. Серле бияләй.
Максат: 1.Балаларның сөйләм телен, иҗади фикерләүне үстерү, диалог төзеп сөйләү күнекмәләрен ныгыту, сүз байлыгын арттыру, игътибарлылыкны тәрбияләү. Җиһазлау: матур итеп бизәлгән сандык ( кәрзин, бияләй), уенчыклар, (савыт-саба, кием-салым, йорт җиһазлары, йорт хайваннары, кыргый хайваннар, ашамлыклар, яшелчәләр, җиләк-җимеш, транспорт) рәсемнәре яки муляжлары. Уен барышы: Балалар бер-бер артлы чыгып серле сандыктан ( кәрзин, бияләй) уенчыкларны алалар, исемнәрен әйтәләр һәм урыннарына утыралар. 2. Парлы рәсемнәр
Максат: Балаларның сөйләм телен үстерү, диалог төзеп сөйләү күнекмәләрен ныгыту. Җиһазлау: балалар санынча парлы рәсемнәр,тартма. Уен барышы: Тәрбияче алдан ук рәсемнәрне парлап куя. Рәсемнәрне группалап алганда яхшы була (җиләк-җимеш, яшелчәләр, уенчыклар, савыт-саба, йорт хайваннары, транспорт, йорт җиһазлары һәм кошлары, җәнлекләр, гаилә әгъзалары). Парлы рәсемнәрне тәрбияче тартмага салып бутый. Һәр балага 3әр рәсем өләшә. Балалар рәсемнәрне игътибар белән карыйлар һәм рәсемле ягы белән аска каратып куялар. Тартмадан рәсем алып балаларга күрсәтә. Балалар рәсемнең исемен әйтәләр (аның турында сөйлиләр) һәм үзләрендә булган рәсемнәр арасыннан парын эзләп табалар. 3.Ягымлы сүзләр
Максат: Ягымлы сүзләрне искә төшерү, өйрәнү, ныгыту.Сүзлек байлыгын арттыру, игътибарлылыкны, иҗади фикерләүне үстерү. Ягымлы итеп сөйләшкән кешеләргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү; иптәшләрең белән ягымлы итеп аралашырга өйрәнү. Җиһазлау: татар милли киеменнән киенгән курчаклар. Уен барышы: Тәрбияче: -Балалар, бүген безгә кунаклар килгәннәр, әйдәгез бергәләшеп исәнләшик әле. -Исәнмесез! -Балалар, менә бу сез белгән беренче ягымлы сүз. Бу сүзне кешеләр бер-берсе белән очрашканда әйтәләр, исәнләшеп, бер-берсенең хәлләрен беләләр.Тагын нинди ягымлы сүзләр беләсез? - Хәерле көн! -Сау булыгыз! -Зур рәхмәт! -Зинһар өчен! -Рәхим итегез! Балалар бер-берсенә ягымлы сүзләр әйтәләр. 4.Кунак каршылыйбыз.
Максат: Татар халкының гореф-гадәтләрен хөрмәтләргә өйрәтү, табын әдәбен, кунакчыллык, чисталык, тыйнаклык, пакълык кебек сыйфатлар тәрбияләү. Балаларның сөйләм телен үстерү. Җиһазлау: милли ризыклар рәсемнәре Уен барышы: -Исәнмесез балалар, кәефләрегез ничек? -Кәрим, ничек хәлләр? -Саша, Диманың хәлен сора әле? -Балалар, бүген безгә кунаклар килә, әйдәгез, тиз генә алар өчен табын әзерлик әле. -Өстәлгә нәрсәләр куярбыз икән?(ипи, яшелчәләр салаты, өчпочмак, бәлеш, гөбәдия, кош теле, чәк-чәк, кыстыбый, коймак. Пәрәмәч, торт, конфет, бал, чәй, сөт) Без әзерлибез табын, китереп бөтен ягын. Уртага куйдык чәчәк, чәчәк янына чәк-чәк. Бавырсак һәм кош теле, ризыклар төрле-төрле. Сумса, бәлеш, өчпочмак, гөбәдия һәм коймак. Һәркемгә чыгар өлеш, бар кыстыбый һәм бәлеш. Җитешегез кунаклар, кыстатмагыз кунаклар. Өйгә кайтып китәргә, ашыкмагыз кунаклар. Самовар куйдым кайнарга Өргәнгә кайнап чыкты. Тәмле итеп чәйләр эчик Барыбыз бергә чакта. Безнең тагын бер бик матур гадәт бар. Без кунакны кыстый-кыстый сыйлыйбыз. -Чәкчәгеннән авыз итегез. -Гөбәдиягә дә җитешегез. -Кош телен дә алыгыз. Кунакчыллык турында татар халкыбыз бик матур сүзләр әйткән. Әйдәгез, мәкальләрне искә төшереп үтик.
5.Салат өчен яшелчә җый.
Максат: Үрнәк буенча үз фикерен әйтә белү, фикерләү, хәтер сәләтен үстерү. Җиһазлау:яшелчәләр төшерелгән рәсемнәр яки муляжлар Уен барышы: Балалар үрнәктәге рәсем буенча тәлинкәгә салат өчен яшелчәләр җыялар. -Ә салатка нәрсәләр салырга соң? -Кишер кирәкме?(кирәк) -Суган кирәкме? (кирәк) -Кәбестә кирәкме? (кирәк) -Помидор кирәкме? (юк) -Ә бәрәңге кирәкме? (юк) -Чөгендер кирәкме? (кирәк) -Алма кирәкме? (кирәк) Балалар әйтегез әле, безгә салатка нинди яшелчәләр кирәк булды? (чөгендер,кишер, суган, кәбестә, алма) 6.Аш пешерү.
Максат: Үрнәк буенча үз фикерен әйтә белү, фикерләү, хәтер сәләтен үстерү, яшелчәләр турындагы белемнәрне камилләштерү. Җиһазлау: яшелчә рәсемнәре
Уен барышы: -Ашка нәрсәләр салырга соң? (су салабыз). Су рәсемен табып күрсәтәләр. -Ә аннан нишлибез? (Ит, тоз салабыз) -Яшелчәләр турыйбыз. -Бәрәңгене юабыз. -Бәрәңгене турыйбыз. -Без кәбестә турыйбыз(кәбестә рәсемен табып күрсәтә) -Без кишерне кырабыз(кишер рәсемен күрсәтә) -Ваклап суган турыйбыз (суган рәсемен күрсәтә) -Яхшылап болгатабыз. Ашларыгыз тәмле булсын, бигрәк тәмле ашыгыз! -Булдырдыгыз, балалар. - Ашны нинди иттән пешердек? - Нинди яшелчәләр салдык? 7. Кибеттә
Максат: Әйберләрне кием-салым (күлмәк,чалбар),ашамлыклар(ипи, чәкчәк, өчпочмак, сөт, чәй), сабыт-саба(чынаяк, тәлинкә, калак) төркемли белү, сүзлек байлыгын арттыру, игътибарлылыкны, иҗади фикерләүне үстерү. Җиһазлау: кием-салым, ашамлыклар, сабыт-саба тамгалары ясалган карточкалар, рәсемнәр. Уен барышы: Балалар чиратлашып чыгып әйберләрнең исемнәрен атыйлар һәм тиешле тамга астына куялар. 8.Җиләк - җимеш , яшелчә, ашамлыклар, кием-салым, савыт- саба, йорт җиһазлары кибетендә.
Максат: Әйберләрне кием-салым(күлмәк, чалбар), ашамлыклар (ипи,чәкчәк,өчпочмак,сөт,чәй,пицца), сабыт-саба (чынаяк, тәлинкә, калак), йорт җиһазлары( карават,өстәл, урындык), яшелчәләр( кишер, суган, кыяр, кәҗестә, бәрәңге) төркемли белү. Сүзлек байлыгын арттыру, игътибарлылыкны, иҗади фикерләүне үстерү, мөстәкыйльлек тәрбияләү. Җиһазлау: кием-салым, ашамлыклар, сабыт-саба, йорт җиһазлары, яшелчәләр рәсемнәре (муляжлары). Уен барышы: Бер бала кибетче була. Балалар чиратлашып кибеттән әйберләр алалар. Сөйләм үрнәге: Кызыл,зур, баллы,чиста ...кирәк. (Кибетче нәрсә турында сүз барганын аңлап сораган әйберне- алманы бирергә тиеш). Сатыпалучы бала кибетче була, ә кибетче булган бала сатып алучыга әйләнә. -Яшел, зур,тәмле,чиста....кәбестә. -Сары,кечкенә,баллы,пычрак....кишер.һ.б. 9. Сүзләр төзибез.
Максат: Сүзлек байлыгын арттыру, игътибарлылыкны, иҗади фикерләүне, хәтерне үстерү, мөстәкыйльлек тәрбияләү, иҗекләрдән сүзләр төзү күнекмәләрен ныгыту. Уен барышы: Балалар уртага чыгып түгәрәккә басалар. Тәрбияче туп тотып түгәрәк уртасына керә балага туп бирә һәм сүзнең беренче иҗеген әйтә. Бала сүзне төзеп бетерә һәм тупны тәрбиячегә бирә. Уен шулай дәвам итә. Мәсәлән: ал-ма, ки-шер, ку-ян, ба-бай, ма-лай һ.б.
10. Нинди?
Максат: Сүзлек байлыгын арттыру, игътибарлылыкны, иҗади фикерләүне, хәтерне үстерү, мөстәкыйльлек тәрбияләү, нинди? соравына җавап булган сүзләрне истә калдыру. Уен барышы: Балалар уртага чыгып түгәрәккә басалар. Тәрбияче туп тотып түгәрәк уртасына керә балага туп ата һәм сүзне әйтә. Бала әйбернең нинди? икәнлеген-сыйфатын әйтә һәм тупны тәрбиячегә кире кайтара. Уен шулай дәвам итә. Мәсәлән: Алма-яшел, кызыл, баллы, тәмле, зур, кечкенә. Кишер-сары,баллы,чиста,пычрак,зур,кечкенә. Куян- ак,матур,чиста,кечкенә. Аю-зур,матур,чиста. Күлмәк-матур,чиста,кызыл,яшел,зәңгәр,сары,ак,кара,пычрак.һб. 11. Ел фасыллары бездә кунакта.
Максат: Балаларда ел фасылларының табигатенә соклана белү, күзәтүчәнлек һәм кызыксынучанлык сыйфатлары тәрбияләү. Сүзлек байлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Ел фасыллары хакындагы белемнәрне ныгыту, аларны елның һәр вакытыннан ямь табарга өйрәтү. Җиһазлау: төрле ел фасыллары сурәтләнгән рәсемнәр. Уен барышы: Балалар ел фасыллары сурәтләнгән рәсемнәрне игътибар белән карыйлар. Үзләштерелгән сүзлек запасына таянып, һәр ел фасылының табигать үзгәрешләрен сөйли һәм тиешле ел фасылына рәсемне беркетә. 12. Уңыш җыябыз.
Максат: Балаларның бәйләнешле сөйләм телен , логик фикерләүләрен, күзаллауларын үстерү. Бакчадан, басудан нинди уңыш җыю белән танышу, җиләк-җимешнең, яшелчәнең исемнәрен, төсләрен белүне ныгыту. Колхозчылар хезмәтенә хөрмәт, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү. Җиһазлау: кәрҗиннәр , җиләк-җимеш (сары, кызыл, яшел алмалар) һәм зур, кечкенә яшелчә рәсемнәре (суган, кыяр, бәрәңге, кәбестә, кишер). Уен барышы: Балалар ике төркемгә бүленеп уйныйлар. Беренче төркемгә кәрҗиннәр өләшенә, икенче төркемгә яшелчә һәм җиләк-җимеш муляжлары таратыла. Балалар яшелчәләр һәм җиләк - җимешләрнең төсләрен һәм исемнәрен әйтәләр. Сөйләм үрнәге: -Яшел кыяр. Кечкенә чиста кыяр. -Кызыл алма. Зур баллы алма. -Сары кишер. Кечкенә чиста кишер. -Сары бәрәңге. Зур пычрак бәрәңге. -Яшел кәбестә. Тәмле зур кәбестә.һ.б. 13.Кыргый һәм йорт хайваннары. Кем кайда яши?
Максат: Кыргый һәм йорт хайваннары турында белемнәрен арттыру, аларны аерырга өйрәтү. Хайваннарның нәрсә белән тукланулары турында ачыклау. Уеннар һәм тирә- юнь барышында бәйләнешле сөйләм телен, логик фикерләү сәләтен үстерү. Җиһазлау:Кыргый һәм йорт хайваннары рәсемнәре Уен барышы: Балалар бирелгән хайваннарны табышмаклар ярдәмендә кыргый һәм йорт хайваннарына аералар, аларның яшәү урыннарын әйтәләр. Нәрсә белән туклануларын рәсемнәрдә күрсәтәләр һәм шул хайван турында сөйлиләр. Табышмаклар: 1.Ашата. туендыра. Җылыта, киендерә Кешене сөендерә. Сарык- ул кешеләргә күп файда китерә: йон, ит бирә. Алар җәй буе көтүләргә йөриләр. Үлән, печән, ашлык ашыйлар. 2.Тимерче дә түгел, Балта остасы да түгел, Үзе авылда беренче эшче. Ат - ул да кешеләргә файда китерүче хайван. Авыр йөкләр ташый, бакча сукаларга булыша. Ул печән, солы ашый. 3. Үлән ашый, Май ташый. Сыер - кешеләргә иң күп файда китерүче. Сөт, ит бирә. 4. Үзе мич башында, Үзе тун ябынып йоклый. Песи- җылы ярата, иркәләнә. Ул тычкан тотып кешегә хезмәт итә. Песи сөт, ит ярата. 14.Әйтеп бетер.
Ку.. Куян-озын колаклы, соры йонлы, озын аяклы. Урманда яши. Җәй көне соры. Кышын ак. Үзе сизгер. Куркак җәнлек. Ул кышка запас тупламый. Ул кыш көне дә азык таба ала. А. Аю-зур гәүдәле хайван. Аның буе 1-2 м була. Зоопаркта ата аюны аерым тоталар, ә ана аю балалары белән читлектә яши. Бү.. Бүре-ерткыч хайван. Ти.. Тиен- матур көйрыклы. Җитез җәнлек. Гөмбә, җиләкләр белән туклана. Кер.. Керпе- бик серле җәнлек. Кышны йоклап үткәрә. Җи... Җираф- Иң биек хайван. Аның буе 6 метрга кадәр җитә. Аяклары һәм муены озын. Башы кечкенә, 2 мөгез кебек әйбере бар.Җираф үлән ашамый, агач яфраклары белән туклана. 15. Бөтенне төзе.
Максат: Сүзлек байлыгын арттыру, игътибарлылыкны, иҗади фикерләүне, хәтерне, кузаллауны үстерү; мөстәкыйльлек тәрбияләү; кисәкләрдән бөтенне җыю күнекмәләрен ныгыту. Җиһазлау: кисәкләргә бүленгән рәсемнәр (яшелчә, җиләк-җимеш, транспорт, йорт җиһазлары, ашамлыклар, йорт һәм кыргый хайваннар, уенчыклар). Уен барышы: Тәрбияче балаларга кисәкләргә бүленгән рәсемнәр өләшә. Балалар кисәкләрдән бөтенне төзиләр, исемнәрен әйтәләр һәм нинди?, нишли? сорауларына җавап бирәләр. Әгәр дә бирем җиңел тоелса, тәрбияче ике рәсемнең кисәкләрен буташтырып бирә. 16. Зур һәм кечкенә туплар.
Максат: Сүзлек байлыгын арттыру, игътибарлылыкны, иҗади фикерләүне, хәтерне үстерү . Мөстәкыйллек тәрбияләү. Нинди? соравына җавап булган сүзләрне истә калдыру, төсләрне белүне ныгыту. Җиһазлау: зур һәм кечкенә туплар(кызыл, сары, зәңгәр, яшел төстә), курчаклар (зур һәм кечкенә). Уен барышы: Тәрбияче балаларга туплар өләшә һәм тупны сикертеп күрсәтә. Туп,туп, матур туп. Сикер,сикер, матур туп. Тәрбияче ике курчак алып керә һәм балалар белән таныштыра. Зур курчак - Ләйл, ә кечкенә курчак - Ләлә исемле. Аларның да туплар белән уйныйсылары килә. Курчаклар янына ике кәрзин куя. Тәрбияче: -Әйдәгез, балалар, курчакларга тупларны җыярга булышыйк әле. Балалар зур тупларны зур, ә кечкенә тупларны кечкенә кәрзиннәргә салалар. Балалар: -Зур туп зур курчакка, кечкенә туп кечкенә курчакка. Өстәмә бирем. Зур курчак Ләйлә: -Миңа минем күлмәгем төсле сары туп кирәк. Кечкенә курчак Ләлә: -Ә миңа минем бантигым төсле зәңгәр туп кирәк. Балалар курчаклар сораган тупларны табып китереп бирәләр. - Мә, Ләйлә, сары туп. -Мә, Ләлә, зәңгәр туп. 17. Агачлар утыртабыз.
Максат: Балаларда әйләнә-тирә табигатькә, урманга карата сакчыл караш тәрбияләү. Диалогик сөйләмне үстерү. Агачлар турындагы белемнәрне камилләштерү, тулы җөмләләр төзүгә омтылу. Җиһазлау: Урман рәсеме. Төрле агачлар (имән, каен, миләш, нарат,чыршы) төшерелгән карточкалар. Уен барышы: Балалар бер-бер артлы чыгып агач рәсемнәре төшерелгән карточкаларны алалар, агачның исемен, үзенчәлекләрен әйтәләр, җөмләләр төзиләр. (Имән зур, көчле агач. Имән агачыннан төрле йорт җиһазлары ясыйлар). Һәрбер агач рәсеме төшерелгән карточкаларны урманга беркетә барырга кирәк. 18. Парын тап.
Максат:Кышкы уеннар турындагы белемнәрне камилләштерү. Балаларның күзәтүчәнлеген, мөстәкыйль фикерләү сәләтен үстерү. Кышкы табигатькә соклану хисләре тәрбияләү. Җиһазлау: кышкы уеннар төшерелгән рәсемнәр, картиналар. Уен барышы: Кышкы уеннар турында сөйләшү. -Кыш көне нинди уеннар уйнарга була? -Сез нинди уеннар уйныйсыз? -Бу уеннарда нинди атрибутлар кулланасыз? Бирелгән рәсемнәрне мәгънәләре буенча туры килерлек итеп парлаштыралар. Чана-тау, кыш-кар, боз-тимераяк, чаңгы-таяк, туп-кәрзин ,шайба- кәшәкә һ.б. 19. Поезда сәяхәт.
Максат: Сүздәге авазлар санын һәм иҗекләр санын дөрес билгеләү. Балаларда җәнлекләргә карата кызыксыну һәм сакчыл караш тәрбияләү. Җиһазлау: Өч вагонлы поезд рәсеме, җәнлек рәсемнәре Уен барышы:1 ысул. Һәр вагонда өч тәрәзә. Тәрбияче җәнлекләр төшерелгән рәсемнәр күрсәтә. Беренче вагонга исемнәре бер иҗекле , икенче вагонга исемнәре ике иҗекле, өченче вагонга исемнәре өч иҗекле җәнлекләрне дөрес итеп урнаштырырга кирәк. Балалар вагоннарда нинди җәнлекләр баруын әйтәләр, алар турында матур җөмләләр төзиләр. Бер-берсенә сораулар бирәләр. 2ысул. Беренче вагонга (р) авазлары кергән җәнлекләр, икенче вагонга (с) авазы кергән җәнлекләр, өченче вагонга (л) авазы кергән җәнлекләрне сайлап алып утырталар. 20.Йорт җиһазлары.
Максат: Балаларның йорт җиһазлары турындагы белемнәрен баету. Фикерләү сәләтен үстерү. Йорт җиһазларына сакчыл караш тәрбияләү. Җиһазлау: Йорт җиһазлары төшерелгән рәсемнәр Уен барышы: Йорт җиһазлары төшерелгән рәсемнәр бирелә. Шул рәсемнәрне төре буенча дөрес итеп урнаштырырга кирәк. Соңыннан шул бүлмәләргә нәрсәләр урнаштырулары турында матур җөмләләр төзиләр. Аш бүлмәсендә - газ плитәсе, урындык, өстәл, савыт-саба шкафы бар. Йокы бүлмәсендә – карават, кием шкафы бар. 21. Көз күчтәнәчләре.
Максат:Балаларның яшелчәләр турындагы белемнәрен системалаштыру. Иҗади күзаллауларын, күзәтүчәнлекләрен, логик фикерләү сәләтен үстерү. Яшелчәләргә карата сакчыл караш тәрбияләү. Җиһазлау: яшелчә рәсемнәре, кәрҗин Уен барышы. Сорауларга җаваплар. -Яшелчәләр кайда үсә? -Яшелчәләр ни өчен кирәк? -Нинди файдалы яшелчәләр беләсез? Табышмаклар әйтелә һәм җавабын кәрзингә тутыра баралар. Шул яшелчә турында сөйлиләр. Помидор-кызыл төстә, түгәрәк, бик тәмле. Ул түтәлдә үсә. Помидор бик файдалы, аны тозлыйлар, согын ясыйлар.һ.б. Табышмаклар 1.Тәрәзәсе юк, ишеге юк Эче тулы халык.(Кыяр) 2.Җир астында җиз бүкән, Һәркөн ашыйсың иркәм.(Бәрәңге) 3.Үсеп утыра бер чүлмәк, Өстенә кигән йөз күлмәк(Суган) 4.Аяксыз-кулсыз, мең кат кигән.(Кәбестә) 5.Ашка салсаң тәм кертә, Борынга керсәң төчкертә.(Борыч) 6.Җир астында алтын казык (Кишер) 7.Озын-озын агачлар, Агачларда оялар,ояларда кошчыклар.(Борчак). 22.Йомры икмәк.
Максат: Әкиятләр белән танышуны дәвам итү. Әкиятләр аша балаларда матур әдәбият белән кызыксыну теләге булдыру. Бер-берсен тыңлый, кирәк вакытта башкаларның җавапларын тулылындыра белү сыйфатлары тәрбияләү; Җиһазлау: маскалар (йомры икмәк, куян, бүре, төлке, аю) Уен барышы: Балалар маскалар киеп уйныйлар. Йомры икмәк юл буйлап бара. Аңа юлында куян очрый. Куян йомрыикмәккә бирем бирә, әгәр дә бирем үтәлсә ул аны ашамаска сүз бирә. Йомры икмәккә балалар булышалар. Аңа тагын бүре, аю, төлке очрый. Алар да йомры икмәккә бирем бирәләр. Уен шулай дәвам итә. Биремнәр төрле булырга мөмкин. Мәсьәлән: табышмакларга җавап, мәкальләр, сынамышлар әйтү, “Нәрсә артык?”, “Бу нәрсә?”кебек уеннар. 23.Әкият буйлап сәяхәт.
Максат: Балаларда матур әдәбият белән кызыксыну һәм аны ярату хисләре тәрбияләү. Үз фикерен эзлекле, төгәл һәм матур итеп әйтеп бирә белү, иҗади фикерләү сәләтен үстерү.Сорауларга төгәл җавап бирергә, геройларның кылган эшләренә бәя бирә белергә өйрәтүне дәвам итү. Җиһазлау: төрле әкиятләр төшерелгән картина Уен барышы: Уенда берничә бала катнаша. Беренче бала санлы шакмакны тәгәрәтә. Килеп чыккан сан буенча адым ясый. Туктап калган тукталышта рәсемнең кайсы әкияттән икәнен әйтергә, сорауларга дөрес һәм тулы җавап бирергә тиеш. 24.Ел фасыллары .
Максат: Балаларда ел фасыллары турындагы белемнәрне камилләштерү. Балаларны табигатьтә була торган үзгәрешләрне күрә белергә өйрәтү. Үз фикерен әйтә белү сыйфаты тәрбияләү. Җиһазлау: ел фасыллары сурәтләнгән рәсемнәр. Уен барышы: Табышмакларга җавап бирәләр. Бер ел фасылы темасына туры килгән рәсемнәрне сайлап алып беркетәләр. Рәсемнәр буенча тулы җөмләләр төзиләр. Үзе тук була, Елап яшь коя. Кошны, гөлләрне Еракка куа.(Көз) Урамнарны агарта, Бар дөньяны яңарта. Сафландыра кешене, Ничек аның исеме? (Кыш) Яңгырлы да карлы да. Ә каеннары сулы. Бөреләре туп-тулы- Елның бу кай фасылы? (Яз). Кигән киеменең бизәге Бөтен дөньяны ямьгә бизәде. (Җәй). 25.Йорт һәм кыргый хайваннар.
Максат:Кыргый һәм йорт хайваннарын аерып күрсәтә белүләрен камилләштерү. Нәрсә? Нинди? Нишли? сорауларына дөрес җавап бирүгә ирешү.Хайваннарга карата кызыксыну, сакчыл караш тәрбияләү. Җиһазлау: кыргый һәм йорт хайваннары төшерелгән карточкалар. Уен барышы: Йорт һәм кыргый хайваннарны төркемнәргә бүләләр. Нәрсә?Нинди? Нишли? сорауларына җавап бирәләр. -Бу куян. Куян куркак, соры, йомшак. Куян сикерә,чаба. -Бу эт. Эт усал, йомшак, кечкенә. Эт өрә, йорт саклый). 26.Күлмәк тегәбез.
Максат: Балаларның бәйләнешле сөйләм телен, логик фикерләвен үстерү. Кием-салымның өлешләре исемнәрен белүне ныгыту. Ательеда эшләүче кешеләрнең профессияләре белән танышу, хезмәт кешесенә хөрмәт хисләре тәрбияләү. Җиһазлау: күлмәк өлгеләре( җиң, итәк, яка, түше, бала итәге һ.б.) Уен барышы: Зәңгәр , сары, кызыл, яшел төстәге картоннан 4 күлмәк һәм күлмәк өлгеләре әзерләнгән. Бу дидактик уенда балалар күлмәк өлгеләреннән “күлмәкләр тегәләр”. Күлмәкләрнең төсләрен һәм өлешләренең исемнәрен әйтәләр. 27.Чәй эчәбез.
Максат: Балаларның бәйләнешле сөйләм телен, логик фикерләүләрен, күзаллауларын, хәтерләрен, игътибарлылыкларын үстерү. Савыт-саба белән танышу, аның исемен, төсен белүне ныгыту; Җиһазлау: өстәл,чәй өстәленә куела торган савыт-саба(чынаяк,тәлинкә,кашык), курчак, Акбай белән Мияу. Уен барышы: Тәрбияче: Балалар бүген Алсуга кунакка Акбай белән Мияу килгәннәр. Әйдәгез, Алсуга чәй өстәле әзерләргә булышыйк әле... Балалар тәрбияче сораган савыт-сабаны өстәлгә, төсен һәм исемен әйтеп, китереп куялар. Барысы бергә чәй эчәләр. - Мин чәй эчәм. Чәй тәмле. - Мин ипи ашыйм. Ипи тәмле. - Мин аш ашыйм. Аш тәмле. 28. Машинаңны гаражга куй.
Максат: Балаларның бәйләнешле сөйләм телен , логик фикерләвен үстерү. Машиналарның төсен белүне ныгыту. Машина йөртүче кешеләрнең профессияләре белән танышу, хезмәт кешесенә хөрмәт хисләре тәрбияләү. Җиһазлау: җиңел һәм авыр йөк ташучы машиналар( сары, кызыл, яшел, зәңгәр), 4 гараж. Уен барышы: Бу уенда бер-бер артлы 4әр бала уйный. Һәр бала үзенең машинасының төсен әйтеп шундый ук төстәге гаражга кертеп куя. Машиналарның төсләрен һәм өлешләренең исемнәрен әйтәләр. 29. Бикле йозак.
Максат: Сүзлек байлыгын арттыру, игътибарлылыкны, иҗади фикерләүне, хәтерне үстерү. Татарча 1-10 га кадәр саный белү күнекмәләрен ныгыту. Җиһазлау: өй макеты, төрлечә бутап язылган тасмалар, йозак. Уен барышы: Өстәлгә йозак эленгән өй макеты куелган. Тәрбияче өйгә бары тик йозакның “код”ын белсәң кенә кереп булачагын аңлата һәм тасмага язылган саннарны күрсәтә. Мәсәлән: 1,3,5. Күрсәтә дә өйнең эчке ягына элеп куя. Балалар шушы саннар тезмәсен истә калдырып татарча кабатларга тиешләр. Дөрес әйтә алсалар ишек ачыла. Уен шулай дәвам итә. 30. Тәгәри китте йомгагым. Максат: Рәсемнәргә нигезләнеп, эчтәлек сөйләү күнекмәләрен камилләштерү. Логик фикерләүне һәм эзлеклелекне саклау күнекмәләрен ныгыту. Әкиятләр белән кызыксынуны тәрбияләү. Җиһазлау: Төрле әкиятләрдән рәсемнәр. Уен барышы: Бала үзе теләгән рәсемнәрне сайлап ала һәм эзлеклелекне саклап, әкиятнең эчтәлеген сөйли. 31. Кем ул, кайда яши?
Максат: Хайваннарның үзенчәлекле яклары турындагы белемнәрне камилләштерү. Фикерне дәлилләп сөйләү күнекмәләре булдыру, сөйләм телен баету. Хайваннарга карата игътибарлылык тәрбияләү. Җиһазлау: хайван рәсемнәре Уен барышы: 1 ысул Бала үзе теләгән хайван рәсемен ала, аның турында сөйли һәм аның яшәү урынын билгели. 2 ысул Бала табышмакның җавабын таба, аның турында сөйләп урынына урнаштыра(урман, йорт) Табышмаклар Дүрттер аның аягы, Түбәсендә колагы. Илдән-илгә җиткерер, Таштан каты тоягы.(Ат) Үлән ашый, май ташый(Сыер) Койрыгыннан мөгезе озын. (Кәҗә) Сакалы бар, акылы юк (Кәҗә) Ашата, туендыра, Җылыта, киендерә. Кешене сөендерә(Сарык) Сорыдыр төсе, Үткендер теше. Урманда йөри, Сарыклар эзли.(Бүре) Асрамыйда умарта, балны бик-бик ярата. Кышын сөя йокыны, Язгача тормый ята(Аю) Койрыгы сырлы, хәйләсе күп төрле(Төлке) Әдәпле генә кодача Тавыкларны ярата.(Төлке) Бер йомгакта мең энә, Сиңа тими, син тимә.(Керпе) Кояш түгел, оча, Ябалактан курка. Чикләвекне ярата, Сызгырса урманны яңгырата(Тиен) Җәен соры, кышын ак, Аңа шулай яхшырак (Куян) Урманнан чыгар үзе чабар(Куян) Су төбенә төшә. Чыланмыйча чыга.(Үрдәк) Кешенең дусты, йортның сакчысы(Эт) Башы тарак, койрыгы урак (Әтәч) Канаты бар, Аягы бар Йөзә алмый.(Тавык) Йомры,йомшак сары йомгак Йөгереп йөри чирәмдә (Чеби) 32.Тапкырга табышмак.
Максат: Балаларда шигърият белән кызыксыну тәрбияләү. Хәтер сәләтен үстерү. Төп фикерне аңларга ярдәм итү. Җиһазлау: Әкиятләр төшерелгән рәсемнәр. Уен барышы: Табышмаклар әйтелә. Балалар табышмакларның җавапларын әйтәләр. Нинди әкияттән булуын әйтеп бирәләр. Кыскача эчтәлеген сөйлиләр. Нәкъ кеше кебек үзе, Бар маңгаенда мөгезе. “Былтыр кысты”,-дип акыра, Туганнарын чакыра.(“Шүрәле”) Кешенең якын дусты, Йортның тугры сакчысы.(“Кызыклы шәкерт”) Кычкырадыр: “Качма! Качма! Тукта, тукта и карак!” (Су анасы”) Туннарга киендерә, Җылыта, сөендерә. Тоягы була ярык, Исеме аның сарык.(“Кәҗә белән сарык әкияте”) Сакаллы килеш туа, Берәү дә гаҗәпләнми аңа. (“Гали белән кәҗә”) 33.Төсле кәрзиннәр.
Максат: Уен барышында төсләрне танырга, нинди соравына җавап бирергә өйрәтү, игътибарлылык, фикерләү сәләтен үстерү. Җиһазлау: төсле кәрзиннәр, яфраклар, шарлар һ.б. Уен барышы: Берничә төсле кәрзин куела. Шул кәрзиннәргә балалар шул төстәге әйберләрне тутыралар. (Яфраклар, шарлар, чәчәкләр һ.б.) -Кызыл кәрзингә кызыл яфраклар тутырдым -Яшел кәрзингә яшел шарлар салдым 34.Бәйрәмгә өстәл әзерлибез.
Максат: Уйлау-фикерләү сәләтен үстерү, зәвык тәрбияләү. Төсләрне кирәгенчә сайлап алырга, аларга туры килүчеләрен сайларга өйрәтү. Уен барышы: Балаларның алдына төрле төстәге кисмә (кызыл, сары, яшел, зәңгәр) ашъяулыклар куелган һәм шундый ук төстәге савыт-сабалар (төсле картон яисә кәгазьдән). Балаларның төп бурычы савыт-сабаларны тиешле төстәге ашъяулыкларга туры китереп урнаштыру. Һәм матур җөмләләр төзү. 35. Милли киемнәр.
Максат: Милли киемнәрне аера, аларның исемнәрен, үзенчәлекләрен әйтә белергә өйрәтү. Сөйләм телен, танып белү активлыгын үстерү. Милли киемнәргә карата кызыксыну уяту. Җиһазлау: Милли кием рәсемнәре( түбәтәй, калфак. читек, кәләпүш, алъяпкыч) Уен барышы: Балалар кисмә рәсемнәрдән милли кием рәсемнәрен җыялар. Һәр бала үзе җыйган рәсем буенча матур җөмләләр төзеп сөйли. 36.Кайда нәрсә?
Максат: Кайда? соравына җавап бирүләренә ирешү. Астында. Өстендә, янында сүзләрен дөрес куллана белүләрен камилләштерү. Уен барышы: Балаларга сораулар бирелә. Балалар уенчыклар җиһазларның астында, өстендә, янында куелган дип җавап бирәләр. -Машина кайда? – Машина шкаф янында. -Курчак кайда? –Курчак өстәл өстендә. -Туп кайда? –Туп өстәл астында һ.б. 37.Күбәләк нинди чәчәккә кунган?
Максат: Төсләрне истә калдыру. Дөрес , тулы җөмләләр төзүгә ирешү. Игътибарлылык тәрбияләү. Җиһазлау: Төрле төстәге чәчәкләр. Уен барышы: Балалар күбәләкләр, идәндә чәчәкләр сибелгән. Балаларга төсләр әйтелә. Һәр бала үз төсе буенча чәчәкләрен эзләп таба. Балаларга сорау бирелә. -Күбәләк син нинди чәчәккә кундың? -Мин сары чәчәккә кундым. -Кызыл күбәләк син нинди чәчәккә кундың? -Мин кызыл чәчәккә кундым һ.б. 38.Исәнме җәй.
Максат: Җәй темасына бәйле сүзләрне кабатлау һәм аларны сөйләмдә активлаштыру. Балаларның үз фикерләрен белдерә алу күнекмәләрен үстерү. Җәйге табигатьнең матурлыгына соклану хисе тәрбияләү. Җиһазлау: Җәй фасылы сүрәтләнгән картиналар. Уен барышы: Җәй фасылына туры килгән рәсемнәрне сайлап алалар. Җөмләләр төзиләр. Матур җәй кил безгә, Кил, кил, тизрәк син безгә. Гөлләр белән бизә җирне, Чәчәкләр бир син безгә. Җәй көне көннәр бик эссе була. Җәй көне күләгәдә дә эссе. Җәй көне кояш кыздыра. Яшенле яңгыр ява. Май аенда беренче яшен яшьни. Яшенле яңгыр вакытында көчле җил исә. Бал кортлары чәчәкләрдән бал җыялар. Җөмләне дәвам ит.
Җәй көне көннәр озын, төннәр.... Җәй җитә, шуңа күрә.... Ямьле җәй.... Җәй июнь аеннан... Кояш... Агачлар, куаклар чәчәк... Мин җәйне... 39.Ямьле яз.
Максат: Балаларны язгы табигать күренешләре белән таныштыру. Чагыштыру, күзәтүчәнлек, кызыксынучанлык күнекмәләре үстерү. Язгы табигатькә соклану хисләре тәрбияләү. Җиһазлау: Язгы табигатьне чагылдырган рәсемнәр, картиналар. Уен барышы: Яз фасылына туры килгән рәсемнәрне сайлап алалар, рәсем буенча җөмләләр төзиләр. Я, балалар, карагыз, Тышта әнә, яз килә. Әйе,әйе күрәбез Яз килгәнен беләбез. Миңа якын килегез, Яз турында сөйләгез Бу рәсемнәрдә кайсы ел фасылына туры килгән рәсемнәр ясалган? Әйдәгез,без аларны әйтеп чыгыйк. Балалар: -Кояш көлә. -Кар эри. -Урамда гөрләвекләр ага. -Җылы яклардан кошлар кайталар. -Без аларны сыерчык оялары ясап каршы алабыз. -Агачлар йокыдан уяна. -Өй түбәләреннән тамчылар тама. -Беренче чәчәкләр күренә башлады. Тәрбияче: Балалар, сез кайсы вакыт турында сөйләдегез? Балалар: Яз турында. 40.Серле бөртек.
Максат: Чагыштырып тасвирлый белү күнекмәләрен үстерү. Балаларның кыш үзенчәлекләре турында белемнәрен баету. Балаларда кызыксыну, табигатькә сак караш тәрбияләү. Җиһазлау: Серле бөртек, кыш фасылына туры килгән рәсемнәр.
Уен барышы: Балалар түгәрәккә басалар, бер бала түгәрәк эчендә. Аның кулында “Серле бөртек”. Бала “Серле бөртекне” сүзләрне әйтә-әйтә әйләндерә. Кем янында туктый, шул бала кышның нинди икәнен әйтә. Тулы җөмләләр төзиләр. Кар, кар, кар ява, Бураннарны туздыра. Кулларга төшеп эри, Үзе бик тиз туңдыра. Йомшак карны алабыз. Аннан шарлар ясыйбыз. Кар атышып уйныйбыз, Бик күңелле яшибез. -Нинди ел фасылы турында булды бу шигырь. Серле бөртек -Серле бөртек әйлән-бәйлән, Я, дускай, әйт миңа, Кыш безнең нинди була? -Кыш матур, салкын, буранлы, ап-ак, җиллеһ.б. Кыш килде. Урамда салкын. Ап-ак кар ява. Балалар чана шуалар. Эчтәлек 1. Серле сандык. Серле кәрзин. Серле бияләй. 2. Парлы рәсемнәр 3.Ягымлы сүзләр 4.Кунак каршылыйбыз. 5.Салат өчен яшелчә җый. 6.Аш пешерү. 7. Кибеттә 8.Җиләк - җимеш , яшелчә, ашамлыклар, кием-салым, савыт-саба, йорт җиһазлары кибетендә. 9. Сүзләр төзибез 10. Нинди? 11. Ел фасыллары бездә кунакта. 12. Уңыш җыябыз 13.Кыргый һәм йорт хайваннары Кем кайда яши? 14.Әйтеп бетер. 15. Бөтенне төзе 16. Зур һәм кечкенә туплар 17. Агачлар утыртабыз 18. Парын тап 19. Поезда сәяхәт. 20.Йорт җиһазлары 21. Көз күчтәнәчләре 22.Йомры икмәк 23.Әкият буйлап сәяхәт 24.Ел фасыллары 25.Йорт һәм кыргый хайваннар 26.Күлмәк тегәбез 27.Чәй эчәбез 28. Машинаңны гаражга куй 29. Бикле йозак 30. Тәгәри китте йомгагым 31. Кем ул, кайда яши? 32.Тапкырга табышмак. 33.Төсле кәрзиннәр. 34.Бәйрәмгә өстәл әзерлибез. 35. Милли киемнәр 36.Кайда нәрсә? 37.Күбәләк нинди чәчәккә кунган? 38. Исәнме җәй. 39. Ямьле яз. 40. Серле бөртек.
Кулланылган әдәбият
1.Туган телдә сөйләшәбез (Методик кулланма 5-7 яшь) 2. Иң татлы тел-туган тел М.Ф.Кашапова 3.Балачак – уйнап көлеп-уйнар чак (методик кулланма) Закирова К.В., Мортазина Л.Р. 4.Балачак аланы .Закирова К.В. 5. Иң матур сүз. Закирова К.В. 6. Табигатьнең сафлыгы-күңелеңнең пакълеге. Әюпова Ә. |